+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
3 Сентября , 03:25

Чөгендерне кайчан алырга?

Яшелчәләрне вакытында җыеп алмасаң, уңышның күп өлешен югалтырга да мөмкин.

Чөгендерне кайчан алырга?Чөгендерне кайчан алырга?
Чөгендерне кайчан алырга?
Тамыразыкны мул итеп үстерүче бакчачылар аны вакытында җыеп алмаса, уңышның күп өлешен югалтырга мөмкин. Яшелчәне җыю һәм саклауның үз тәртибе һәм вакыты бар.

Казып алу вакытын көне-сәгате белән алдан билгеләп булмый, әлбәттә. Ул яшелчә үстерү зонасына һәм һава шартларына бәйле. Тик шулай да көзге суыкларга кадәр тамыразыкны казып алырга кирәк. Чөгендер, шалкан, дайкон, әче торма кебек күп өлеше туфрактан өскә чыгып торган яшелчәләрне сентябрь ахырына кадәр җыеп алу яхшырак. Уңышны бары тик коры көнне генә җыегыз. Сабагын төбенә кадәр кисегез, шулай эшләгәндә алар кышын шытып ятмас. Яшелчәнең тамырына тимәгез, аны җәрәхәтләргә ярамый.
Түтәлдә, яки ышык урында 2-3 сәгать киптерелгән тамыразыкны җыеп алып, бер атнага караңгы, салкын урынга салып торыгыз. Шулай эшләгәндә яшелчә яхшырак саклана, череми һәм авыруларына бирешми.

Кызыл чөгендер кырауларга тиз бирешә, шуңа да аны беренче алыгыз. Шуннан ачы торма, шалкан, кишер алына.

Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас