+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
3 Сентября , 06:50

Кабак суты бөергә файдалы

Бу яшелчәнең бик күп авырулардан дәвасы бар.

Кабак суты бөергә файдалыКабак суты бөергә файдалы
Кабак суты бөергә файдалы
Кышкылыкка дип үстерелгән кабаклар озак саклансын, дисәгез, аларны башта тышкы кабыгыннан, аннары эчендәге төшләреннән чистартыгыз да, йомшагын шакмаклап турап, туңдырыгычка куегыз. Аннары кирәк вакытта кабак ашы, бәлеш, пудинг, кекс кебек бик тәмле ризыклар әзерләргә була.

Дәвалану максатында кабакның төшләрен һәм йомшагын кулланырга мөмкин. Аның төшләре организмдагы паразит суалчаннарны бетерергә ярдәм итә. Кабакның йомшагы шикәргә, каротинга, С, В1, В2 витаминнарына һәм организм өчен файдалы башка матдәләргә бай. Ул эчәкләр эшчәнлеген яхшырта һәм бәвел кудыручы чара булып тора.

Күпчелек очракта кабак йомшагын дөге, манный һәм тары ярмасына кушып, ботка пешерәләр. Аңа сөт һәм аз гына шикәр комы да кушып җибәрергә мөмкин. Бөер авыруы булганда, чи кабак сутын эчәргә киңәш ителә (тәүлегенә ярты стакан чамасы). Шулай ук кабак сутын тән пешкән очракта, экзема яки тимгелләр барлыкка килгәндә сөртәләр.

Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас