– Нинди бурычлар турында сүз баруына карап. Торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны алдагы хуҗа каплый. Мәсәлән, ут, су, канализация, гомумйорт милкен карап тоту өчен. Хәтта яңа милекче фатирны бурыч белән сатып алган булса да, аны ул бурычны барлыкка китергән хуҗадан түләтергә тиешләр.
Яңа хуҗа капиталь ремонтка кертемнәрне каплый. Алар анык торакка беркетелә. Шуңа күрә бурычны түләтү вакытында фатир хуҗасы булган кеше түли.
Әгәр фатир мирас буенча алынган булса, коммуналь хезмәтләр өчен барлык бурычлар варисларга күчә.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч барлыгы ачыкланса, нишләргә? Беренчедән, идарәче оешмага яки ресурслар белән тәэмин итүчеләргә яңа милекчегә исәп ачу өчен гариза языгыз. Икенчедән, милек хокукының барлыкка килү датасын раслау өчен ЕГРНнан өземтә китерегез. Өченчедән, алдагы милекчедән бурычны түләтү ─ торакның яңа хуҗасы бурычы түгел, ә идарәче, яки ресурслар белән тәэмин итүче оешма җаваплылыгы.