Киләсе елга эре башлы сарымсак аласыгыз килсә, аңа килешкән түтәл сайлагыз. Сарымсак белән суганны бәрәңге, кузаклылар, кыяр, кишер, кәбестә, чөгендер, помидордан соң үстерү яхшы булачак.
Үзегезнең бакчада үскән сарымсакны берничә ел рәттән утыртмагыз, чөнки ул ваклана башлый.
Утыртыр алдыннан тагын бер мөһим шартка игътибар итегез: сарымсакның дүрт-биш кенә тырнагы булсын. Аннан да күбрәккә китсә, уңышыгыз бик вак булачак. Сарымсакның тырнаклары күп икән — бу “картайган” баш була, чөнки һәр ел саен тырнаклар арта бара.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Автор фотосы.