Өрек файдалы матдәләр, витаминнар, минераллар, биофлавоноид, шикәр, органик кислоталарга байлыгы белән киптерелгән җиләк-җимеш арасында чемпион булып тора. Иң мөһиме — абрикосны киптергәндә ул файдалы үзенчәлекләрен югалтмый, тулысынча саклап кала. Шуңа да бу җимешне көндәлек рационына керткән кешеләр бик дөрес эшли.
Өрек аскорбин кислотасына, В, РР, А провитаминнарына бик бай. Минерал составы буенча анда тимер, көмеш, магний өстенлек итә. Бигрәк тә өректә йөрәк сәламәтлеге өчен кирәкле бик мөһим элемент — калий бар. Ул организм өчен файдалы һәм җиңел үзләштерелә торган табигый формада булуы белән дә отышлы. Шулай ук, өрек, күрәгә файдалы табигый шикәр — фруктоза белән глюкозага бай булуы белән дә аерылып тора.
Сәламәтлек өчен кешегә көненә 5-10 данә күрәгә ашап кую да җитә. Анемия белән җәфаланучыларга абрикос аеруча файдалы, шуңа аны сезонында күбрәк кулланырга һәм кайнатма, компот әзерләп куярга кирәк.
Автор фотосы.