Тәҗрибәле бакчачылар әйтүенчә, кара карлыган ботакларын ел саен сирәкләргә кирәк, чөнки картайган ботаклар җимеш бирми башлый. Яшь ботаклар гадәттә беренче ике елда яхшы уңыш бирә, ә өченче елга аларның җимеш бирүләре сизелерлек кими.
Картайган ботакларны төсе буенча билгеләргә була: алар кара төскә керә башлый, ә яшьләре ачык көрән төстә кала. Әгәр куак күптән җимеш бирми икән, берьюлы картайган ботакларның якынча өчтән берен кисеп ташларга мөмкин. Хәтта аларда үскән яшь үсентеләрне дә калдырмау яхшырак – алар инде тулы уңыш бирмәячәк.
Киләсе елда киселгән ботаклар урынында яңалары үсеп чыгачак, ә тагын бер сезоннан соң алар җимеш бирә башлаячак. Ботакларны мөмкин кадәр төпкә якынрак кисәргә тырышыгыз. Куаклар арасында авыру таралмасын өчен, инструментларны кисү алдыннан һәм икенче куакка күчкәндә яхшылап дезинфекцияләргә кирәк.
Көз көне кара карлыганның өлгереп җитмәгән яшел очларын да кисеп алырга була: кышын алар туңачак, ә зарарланган ботаклар авырулар чыганагына әйләнәчәк, дип кисәтә белгечләр.
Автор фотосы.