Табиб-диетолог Антон Поляков «aif.ru» белән әңгәмәдә ни өчен тавык һәм күркә итенең күкрәк өлеше аеруча файдалы саналганын аңлаткан. Ак ит калориясе аз һәм туендырылган майлар күләме түбән булуы белән аерылып тора.
– Ул шактый туклыклы, анда аксым күп. Димәк, кош итен алсак, тавыкның күкрәк өлеше ите иң файдалы өлешләрнең берсе, – дип аңлатты белгеч.
Поляков шулай ук тавык итенең витаминнарга бай булуына игътибар итте. Анда В төркеме витаминнары, шул исәптән В12, В6 һәм ниацин бар. Бу элементлар нерв системасына уңай йогынты ясый һәм баш мие эшчәнлегенә ярдәм итә.
Шул ук вакытта күркә ите тимер һәм цинк күләме буенча тавык итеннән өстенрәк.
Диетолог билгеләвенчә, күркә итен рационга даими кертү иммунитетны ныгытырга һәм организмда кирәкле микроэлементлар җитмәүне булдырмаска ярдәм итә.
Автор фотосы.