+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
12 Сентября , 14:48

Кура җиләк куагына көзге тәрбия

Уңышын җыеп алганнан соң эшне нәрсәдән башларга кирәк?

Кура җиләк куагына көзге тәрбияКура җиләк куагына көзге тәрбия
Кура җиләк куагына көзге тәрбия

Кура җиләге куагының артык, корыган ботакларын кисү бакчачылардан җитди игътибар таләп итә. Санитар тазарту куакларга кышка әзерләнергә ярдәм итә, авырулар куркынычын киметә һәм киләсе сезонда мул уңыш алу өчен нигез булдыра.  Бу эшне кайчан башларга кирәк, дигәндә, төгәл вакыты юк. Чөнки ул көзнең ничек килүенә, һава торышына да бәйле.

Беренче чиратта җимеш бирүнең тәмамлануына, яфракларның саргаюына, бәбәкләрнең сыгылмалылыгын югалтуына һәм үсешнең тукталуына игътибар итәргә кирәк. Иң мөһиме – бу эшне тотрыклы кырауларга 3-4 атна кала тәмамларга тырышыгыз. Әгәр артык сабакларны бик иртә киссәң, үсемлек кабат үсәргә мөмкин һәм яңа бәбәкләр салкынга кадәр ныгып өлгерә алмаячак. Үзәк Русиядә, шул исәптән Башкортстан климаты шартларында, бу эшне гадәттә сентябрьдә – октябрь ае башларында башкаралар. Эш өчен салкын һәм коры көн сайларга киңәш ителә. Яңгыр вакытында кисемнәргә дым эләгәчәк, һәм сабаклар черергә мөмкин.

Нәрсәдән башларга?

Бу чара этаплап башкарыла:
* тәүдә уңыш биргән ике еллык бәбәкләрне барлагыз. Аларны тану җиңел: кабыгы карала, кабыклана, ботакларында җимеш биргән кечкенә ботаклары калган була. Куакның төпләрен калдырмыйча, тамыр астына кисәргә тырышыгыз – чөнки аларда корткычлар һәм авыру споралары кышлый.
* Аннары зәгыйфь, нечкә, зарарланган бәбәкләргә тотыныгыз. Мондый ботаклар җимеш бирми диярлек, ләкин куакны калынайта һәм үсемлекнең көчен үзенә тарта.
* Арытаба агымдагы елда, ягъни, җәй уртасында барлыкка килгән юка һәм кыска бәбәкләргә игътибар итегез – аларның кышны яхшы үткәрүе икеле.
* Соңгы этапта җир өстенә чыккан тамыр үсентеләрен кисеп алырга кирәк.

Шушы таләпләрне үтәгәннән соң, берьеллык бәбәкләрне сирәкләргә кирәк. Бер куакта иң көчле һәм сәламәт 5-7сен (яки рәтнең һәр метрына 8-12сен) калдырыгыз, калганнарын көрәк белән казып алырга онытмагыз. Ботаклары бергә үрелмәслек итеп урнашсын, шулай эшләгәндә, куак яхшырак җилли һәм яктыртыла. Калган берьеллык бәбәкләрнең очларын кисеп кыскартырга кирәк. Ул якынча 10-15 сантиметр яки 1,2–1,5 метр биеклеккә кадәр киселә. Болай эшләү ботакларының үсешенә булыша, аларда киләсе сезонда төп уңыш формалашуга булышлык итә. Кисемне 45 градус почмак ясап, бөредән 5 миллиметр чамасы читтәрәк ясагыз.

Мөһим киңәшләр

* эш коралы үткен булырга тиеш. Тупас секаторлар тукымаларны ерта, бу инфекцияләр өчен “капка” булачак. Эш алдыннан һәм һәр куакны эшкәрткәннән соң, лезвиеләрне (спирт, марганцовканың җиңелчә эремәсе белән) дезинфекцияләгез;
* киселгән эре ботакларны (диаметры 1 сантиметрдан артыграк булганда) бакча кайнатмасы (садовый вар) белән эшкәртегез яки суда болгатылган күмер сибегез. Вак-төякләре үзләре төзәлер;
* барлык киселгән ботакларны җыеп яндырыгыз, куаклар астында мульча итеп калдырмагыз – алар корткычларга салкын кышны үткәрү өчен уңайлы мохит тудырачак;
* артык куак ботакларын кисеп алганнан соң, куаклар тирәсендәге туфракны мульчалау файдалы. Көзен кискәннән соң, кура җиләгенә һәм аның тирәсендәге туфракка гөмбә авыруларын профилактикалау өчен фунгицидлар сиптерергә мөмкин.

Нәрсәдән сакланырга?

Сәламәт яшь үсентеләрне алып ташламагыз – бу сезне киләсе сезонда уңыштан мәхрүм итәчәк. Бәбәкне төбеннән кисеп алганда төбен калдырмагыз.

Бик иртә кисмәгез – үсемлек салкынга кадәр кабат үсәргә мөмкин. Сирәкләнүгә җитди карагыз, чөнки куакның куеруы уңышны киметә һәм авырулар куркынычын арттыра.

Санитар эшкәртү

Барлык киселгән ботакларны, коелган яфракларны һәм үләнен җыеп яндырыгыз: аларда корткычлар һәм авыру споралары кышлый. Куаклар тирәли үскән чүп үләннәрен утагыз. Авыру яки җәрәхәт билгеләре булган ботакларның барысын да алып ташлагыз. Гөмбә авыруларын профилактикалау өчен куакларга һәм туфракка 2 процентлы бордо катнашмасы яки составында бакыр катнашмасы булган башка препарат сиптерегез.

Тукландыру

Көзен азот кулланырга ярамый – ул яңа бәбәкләр үсешен тизләтәчәк һәм кышын аларның үлеменә китерәчәк. Тамырларны ныгыту һәм кышка чыдамлыкны арттыру өчен фосфор һәм калий кулланырга киңәш ителә. Ул бер квадрат метрга 40-50 грамм суперфосфат, яисә бер квадрат метрга 25-30 грамм калий сульфаты катнашмасы рәвешендә әзерләнә.

Комплекслы көзге ашламаны азотсыз яисә агач көле белән (бер квадрат метрга 1-2 стакан) алыштырырга мөмкин. Көз коры килсә, туфрак туңганчы бер атна алдан дым белән туендырыгыз. Бер квадрат метрга 30-40 литр су таләп ителә. Дымлы туфрак әкренрәк туңа һәм тамырларны температураның кискен үзгәрүеннән яхшырак саклый.

Мульчалау

Кура җиләгенең тамыр системасы туфрак өстенә якын була һәм тиз зәгыйфьләнергә мөмкин. Шуңа күрә, тамыр яны зонасын 8-15 сантиметр катлам белән мульчалагыз. Моның өчен компост яки черемә, торф, яфраклы агач чүбе (опилка), салам кулланырга була. Яңа үлән яки җимеш агачларының яфракларын файдаланмагыз: алар корткычларга яшеренер урын булып хезмәт итә ала.

Бәбәкләрне каплау

Бу ысул климатка һәм сортка бәйле:

* җиргә бөгү. Бәбәкләрне сындырмыйча бөкләгез һәм шпагат белән кышын кар капламы астында калырлык итеп (биеклеге 30-40 сантиметрдан артмаска тиеш) беркетегез. Бу – иң яхшы табигый җылыткыч.

* каркаслы ышык урынның да өстенлеге бар. Аз карлы һәм җилле участокларда дугалар яки җиңел каркас эшләгез һәм артык калын булмаган спанбонд яки ботак белән каплагыз. Куакларны җилләтү өчен, һичшиксез, бераз һава йөрү урыны калдырыгыз. Ул көннәр җылынганда бәбәкләр коелмасын өчен дә хезмәт итәчәк.

Кимерүчеләрдән саклау

Тычканнар һәм башка кимерүчеләр кышын бәбәк кабыгын бик ярата. Мондый хәлгә юл куймас өчен бәбәк төбен вак күзәнәкле челтәр белән яисә киселгән пластик шешәләр белән (бугазы белән аска, җиргә кадәр) урагыз. Куркыта торган тозакларны кура җиләге периметры буйлап урнаштыру да ярдәм итә. Тәҗрибәле бакчачылар кура җиләге төбен энәле агач ботаклары белән дә каплый.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас