─ Почта оешмасы илткән пенсия аны алу өчен тиешенчә рәсмиләштерелгән вәкаләтләре булмаган башка кешегә (пенсионердан тыш) тапшырыла алмый. Пенсия алучы пенсия башка кешегә тапшырылган көннән алып алты ай эчендә почта оешмасына язма дәгъва белдерергә хокуклы. Почта оешмасының дәгъвага җавабы язма рәвештә бер айдан да артык булмаган вакытта килергә тиеш.
Дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта пенсия алучы китерелгән зыянны каплау турында дәгъва белән судка мөрәҗәгать итә ала.