

Көзен көн дәвамында берничә чынаяк каһвә эчү организмга артык йөкләнеш бирергә мөмкин. Магний җитмәү һәм кан тамырлары белән проблемалары булган кешеләргә бу эчемлеккә аеруча сак карарга кирәк. Бу хакта Life.ru белән әңгәмәдә табиб-кардиолог, терапевт Андрей Кондрахин сөйләгән.
Белгеч аңлатканча, көненә бер-ике чынаяк каһвәнең зур зыян китерүе шикле. Тискәре нәтиҗәләр беренче чиратта кеше кофеинны даими рәвештә стимулятор буларак кулланганда, организмны ясалма рәвештә уяу тотарга тырышканда барлыкка килә.
Табиб кыенлыкларның нәкъ менә каһвәне системалы рәвештә күп күләмдә эчкәндә килеп чыгарга мөмкинлеген аңлатты. Кофеин организмның стресска реакциясен көчәйтә, ә зур дозаларда сидек белән магнийның организмнан чыгуын да арттыра. Тикшеренүләр шулай ук кофеин кулланганнан соң кортизол дәрәҗәсенең артуын күрсәткән.
«Әгәр арыганлыкка җавап итеп сез кабат-кабат каһвә эчәсез икән, дөресен әйткәндә, барлык проблемалар да нәкъ менә шуннан килеп чыга: югары кортизол, хроник стресс һәм алар белән бәйле башка проблемалар», – дип билгеләгән Кондрахин.
Аның фикеренчә, көзге көннәрдә бу эчемлеккә өстенлек бирмәскә кирәк: һава торышы тотрыксызлана, җәйге чордан соң эш йөкләнеше арта, ә организмга үзгәргән шартларга яраклашырга туры килә.
Беренче чиратта табиб магний җитмәү яки кан тамырлары белән проблемалары булган кешеләргә каһвәдән баш тартырга киңәш итә.
Автор фотосы.