

Көннәр суыта башлагач та, бакчачылар яшелчәләрне җыеп алып, аларны озаграк саклау чарасын күрә. Төнге температура түбән төшә башлагач, өлгереп җитмәгән помидорларны да җыеп алырга туры килә. Яшел помидорларны өйдә ничек сакларга?
Помидорларның кызару тизлеге дә, озак саклану вакыты да яшелчә саклау урынындагы һава температурасына бәйле. Озак сакларга дип салынган яшел помидорларны бер генә рәт итеп тезеп куярга киңәш ителә. Бу очракта саклау урынындагы һава температурасы 10–12 градус чамасы булырга тиеш. Көн саен арасыннан кызара башлаган помидорларны алып торырга кирәк.
Әгәр инде помидорлар тизрәк кызарсын дисәгез, аларны сабак ягын өскә каратып, 2–3 рәт итеп тартмаларга яки киштәләргә тутырыгыз. Һава йөреп торган, 20–24 градуслы коры бүлмәдә алар бик яхшы саклана һәм тиз өлгерә. Әгәр яшел помидорлар арасына берничә кызылын салып калдырсагыз, алар тагын да тизрәк кызарачак. Андый шартларда яшел помидорлар бер атна эчендә кызарып җитә.
28–30 градус җылылыкта помидорлар тагын да тизрәк өлгерә, тик бу очракта алар бераз йомшара. Моннан тыш, аларның сабак ягында каты сары түгәрәкләр барлыкка килергә дә мөмкин. Яктыда пешкән помидорларның төсе ачыграк була, шулай да алар караңгы урында да яхшы өлгерә. Тик помидорларны кайда гына урнаштырсагыз да, анда һава йөреп торырга тиеш.
Помидорның соң өлгерә торган сортлары һәм гибридлары аеруча озак саклана. Тик аларны өлгерү чорына бүлеп, аерым температурада сакларга кирәк. Мәсәлән, бик өлгергән помидорларны – 1–2, кызара башлаганнарын – 4–6, яшелләрен – 10–12 градус җылылыкта сакларга киңәш ителә.
Бу очракта күпчелек бакчачылар тартмадагы помидорлар арасына коры торф кисәкләре, пычкы чүбе (каенныкы яхшырак) яки мүк салалар, яисә һәр помидорны аерым йомшак кәгазьгә төрәләр. Шуны да искә алыгыз: эре сортлы помидорлар вакларына караганда тизрәк кызара. Шуңа да аларны көн саен тикшереп торырга һәм өлгергәннәрен салкын урынга алып куярга кирәк.
Помидорларны кышкылыкка туңдыргычка куярга да була. Туңган яшелчәләрне ашар алдыннан салкын суга салып тотарга кирәк. Шулай ук помидорлар кар астында да озак саклана.
Автор фотосы.