+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
17 Сентября , 06:25

Теплицагыз кышкылыкка әзерме?

Карлы яңгырлар башланганчы бу эшне башкарып калыгыз.

Теплицагыз кышкылыкка әзерме?Теплицагыз кышкылыкка әзерме?
Теплицагыз кышкылыкка әзерме?
Үсемлекләрне алып бетергәч, бакчачылар теплицадагы туфракның өске 7 сантиметр чамасын казып алып түгәргә киңәш итә. Бу анда тупланган корткычларны бетерү өчен эшләнә. Соңыннан туфракны яхшылап казырга һәм сидерат үсемлекләр чәчеп куярга да була.

Теплицаның эчке ягын кер сабыны кушылган җылымса су белән юганнан соң, аннары чиста су белән тагын бер кат сөртеп алырга кирәк. Әгәр анда үскән яшелчәләр чирләгән булса, бу очракта суга шул авыруга каршы тиешле химик чара кушып эшкәртергә мөмкин.

Поликарбонатны бозмас өчен, юганда йомшак губка яки чүпрәк кулланырга кирәк. Тимер щетка, металл челтәр, хәтта каты капчык материалы да аңа зыян китерергә мөмкин.

Корткычлардан котылырга теләсәгез, көзге салкыннарда теплицаның ишеген һәм форточкаларын ачык тотарга киңәш ителә. Алай эшләгәндә теплица яхшырак җилләнәчәк.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас