

Табиб-трихолог Ирина Котова «Абзац» басмасына кайбер гадәтләрнең чәчкә зыян китерүе турында сөйләгән.
Белгеч сүзләренчә, фен, плойка, үтүк кебек кайнар инструментларны еш куллану, чәчне нык тарттырып ясалган прическалар, кырыс диеталар, стресс һәм юеш чәч белән йокларга яту чәч структурасын бозарга мөмкин.
– Артык кайнар фен куллану яки юеш чәчкә плойка кую, чәчне даими рәвештә турайту термик йогынты ясый. Ә юеш чәчне тарау, артык тыгыз прическа, каты резинкалар һәм чәч каптыргычлар куллану чәчкә механик йогынты ясый. Еш буяу, агрессив шампуньнар куллану исә химик зыян китерә, – ди Котова.
Чәч сәламәтлегенә яшәү рәвеше һәм туклану да зур йогынты ясый. Аксым һәм микроэлементлар кытлыгына китерә торган кырыс диеталар, стресс, тәмәке тарту, йокы бозылу да чәч торышына тәэсир итә.
Болар барысы да чәч сыйфатының начараюына, тыгызлыгы кимүенә, үсеш тизлегенең акрынаюына һәм чәчнең юкаруына китерергә мөмкин.
Автор фотосы.