+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
18 Сентября , 06:50

Баланны беренче кыраулардан соң җыегыз!

Кан басымы уйнап җәфаланучыларга аеруча файдалы ул.

Баланны беренче кыраулардан соң җыегыз!Баланны беренче кыраулардан соң җыегыз!
Баланны беренче кыраулардан соң җыегыз!
Баланны кемнәрдер сентябрьдә үк җыеп, киптерергә элеп куя. Тәҗрибәле бакчачылар аны беренче кыраулардан соң гына җыярга киңәш итә.

Җимешләрен коры көннәрдә, саплары белән бергә кисеп җыялар. Аларны юка гына итеп таратып, 50–80 градуслы мичтә яки киптергечтә киптерәләр. Аннары җимешләрне сапларыннан һәм вак ботаклардан аерып алалар.

Баланны яңа җыелган һәм киптерелгән килеш халык медицинасында эч йомшарткыч, тирләткеч һәм кан басымын төшерүче чара буларак файдаланалар. Балан кайрысы экстракты аптекаларда да сатыла. Әмма аны дәвалау максатында кулланыр алдыннан табиб белән киңәшү мөһим, аеруча кан басымына тәэсир итә торган препаратлар кабул иткән кешеләргә.

Кайнатмасын әзерләү өчен 20 грамм туралган кайрыга бер стакан су салалар, 10 минут кайнаталар һәм сөзәләр. Төнәтмәсен әзерләгәндә 1–2 аш кашыгы изелгән җимешкә бер стакан кайнап торган су салып, дүрт сәгать төнәтәләр. Аннары сөзеп, көн дәвамында аз-азлап эчәләр.

Баланны юып, туңдыргычка куйганда да ул яхшы саклана.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас