

Сатып алган даруны кайсы очракта кире кайтарырга яки алыштырып алырга мөмкин?
Әгәр куллану вакыты чыккан булса;
Куллану вакыты язылмаган очракта яисә аны танырлык булмаса;
Тышындагы картон кабындагы язу белән эчендәге даруның язуы туры килмәсә;
Препаратны куллану буенча инструкциясе булмаса яки әлеге даруга туры килмәсә;
Инструкциядә күрсәтелгәннән нинди дә булса тайпылыш күренсә (төсе, сыеклыгы, формасы, үлчәме, ныклык дәрәҗәсе, төбенә утырган сыекчасы...);
Тышкы кабында яки эчтәге флаконда, ампулада брак булса (изелгән, сытылган, ертылган очракта, капкачы булмаса, язуы аңлашылмаса...);
“Сатып алучылар хокукларын яклау турында”гы законда җитешсезлекләре булган товарны сатып алучының кире кайтарырга хокукы булуы турында ачык әйтелә.
Әйтергә кирәк, медикаментлар сыйфаты ягыннан яхшы булган очракта да, сатып алучының аны алыштырырга яисә акчасын кире алырга хакы бар.
Мәсәлән, фармацевт рецепта язылган мазь урынына крем биреп кайтара икән, ул аны сезгә, һичшиксез, алыштырып бирергә тиеш. Әгәр даруханә хезмәткәре баш тартса, дорфа кыланса, мөдиргә мөрәҗәгать итеп, аның исеменә хәлне аңлатып гариза язарга кирәк.
Автор фотосы.