

Элекке фамилияне саклап калуның төрле сәбәпләре булырга мөмкин. Мәсәлән, хатын-кызның фамилиясе киң билгеле, аның артында династия һәм капитал тора. Моннан тыш, фамилиягә мөнәсәбәт, гаилә тарихы яки һөнәри абруй да әһәмияткә ия булырга мөмкин.
Хәзерге җәмгыятьтә мондый мәсьәләләрне парлар еш кына алдан ук хәл итә. Гражданлык никахының таралуы да фамилияне алыштыруның гаилә тормышының мәҗбүри шарты булмавын күрсәтә.
Уртак фамилиянең ир белән хатын арасындагы психологик бәйләнешне ныгытуына фәнни дәлилләр юк, дип белдерде белгеч. Аның фикеренчә, парлар өчен уртак көнкүреш, уртак максатлар һәм үзара мөнәсәбәтләр күпкә мөһимрәк.
Белгеч фикеренчә, фамилияне алыштыру мәсьәләсендә партнерга басым ясарга кирәкми. Карар үгетләү нәтиҗәсендә түгел, ә кешенең үз теләге белән кабул ителсен өчен ышанычлы мөнәсәбәтләр төзү мөһим.
Фото: рixabay. ru