+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
18 Сентября , 13:10

Помидорларны җыеп алдыгызмы?

Теплицада башкарыласы өч мөһим эшне онытмагыз!

Помидорларны җыеп алдыгызмы?Помидорларны җыеп алдыгызмы?
Помидорларны җыеп алдыгызмы?
Беренчесе – туфракны эшкәртү.
Үсемлекләрдән арындыргач, бакчачылар теплицадагы туфракның өске 7 сантиметр чамасын казып алып ташларга киңәш итә. Бу шунда тупланган төрле корткычларны юк итү өчен эшләнә. Соңыннан туфракны яхшылап казып чыгарырга да була. Аннары бакыр купоросы яки «Фитоспорин» эремәсе белән эшкәртергә кирәк.
Әгәр анда үскән яшелчәләр авырган, фитофтора белән бик нык зарарланган булса, химик чаралар – фунгицидлар куллану яхшырак нәтиҗә бирергә мөмкин.

Икенче мөһим эш – теплицаны эшкәртү.
Теплицаның эчке ягын кер сабыны кушылган җылымса су белән юарга, барлык тишекләрне һәм почмакларны эшкәртергә кирәк.

Өченчесе – сидератлар чәчү.
Горчица яки фацелия чәчәргә була. Алар туфракны савыктырырга һәм йомшартырга ярдәм итә. Иң мөһиме – барлык эшләрне +10 °Cтан югары температурада башкарып өлгерергә кирәк.

Автор фотосы.


Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас