+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
20 Сентября , 05:35

Буш фатир милекчесе була аламмы?

─ Хосусыйлаштырылган буш фатир бар. Хуҗасы үлгән, биш ел ярым эчендә варислар килмәгән. “ЖЭК”тан миңа бу фатирны вакытлыча яшәү өчен бирделәр, чөнки мин ─ әлеге Торак-файдалану конторасы хезмәткәре. Үз торагым юк. Мин бу фатирга хокукларны законлаштыру өчен судка мөрәҗәгать итә аламмы? Моның өчен нинди документлар кирәк?

Буш фатир милекчесе була аламмы?Буш фатир милекчесе була аламмы?
Буш фатир милекчесе була аламмы?
─ Мондый торак мәшәкатьле дип санала, ягъни аның закон буенча да, васыять буенча да варислары юк. Хуҗасы вафат булганнан соң һәм башка кешеләр милекне кабул итмәгәч, ул Русия Федерациясе, Русия субъектлары, яки муниципаль берәмлекләр милкенә күчә. Муниципалитет милкенә күчкән милек чиратта торучыларга бирелә.
 
Хакимияттән сезнең белән социаль найм килешүе төзүгә ирешеп карагыз, бу киләчәктә фатирны хосусыйлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, Русия Гражданнар кодексының 234нче мәддәсе нигезендә, сез анда 15 ел өзлексез яшәгәннән соң фатир милекчесе була аласыз.
 
Шулай ук, мирасны кабул итүгә срокны үткәрүгә карамастан, аны тергезергә тырышачак варислар табылу да ихтимал. 1155нче мәддә нигезендә, әгәр мирас ачылу турында белмәгән яисә бу срокны башка нигезле сәбәпләр аркасында уздырып җибәргән булса, мирасны кабул итү өчен алты айлык срокны уздырган варис гаризасы буенча суд бу срокны тергезергә һәм варисны мирасны кабул иткән дип танырга мөмкин.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас