+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
21 Сентября , 12:00

Кабак төше йөрәк авыруларын кисәтә

Бу ризыкны ешрак ашагыз, ул күзләр өчен дә файдалы.

Кабак төше йөрәк авыруларын кисәтәКабак төше йөрәк авыруларын кисәтә
Кабак төше йөрәк авыруларын кисәтә
Кабакның йомшак өлеше генә түгел, төше дә бик файдалы булуын күпләр беләдер, мөгаен. Алар В төркеме витаминнары: В1, В2, В3, В5, В6, шул исәптән калий, магний, фосфор, тимер, бакыр, цинк, селенга май кислоталарына һәм бик күп аминокислоталарга бай.
Кабакның төше бавыр авыруларыннан файдалы. Ул йөрәк мускуллары эшенә һәм кан тамырларының торышына уңай йогынты ясый, атеросклерозны профилактикалау өчен дә бик яхшы. Алар, шулай ук, инсульт һәм миокард инфаркты кебек кинәт авыруларны кисәтә. Кабак төше кеше гомерен озайта, чөнки анда ике көчле антиоксидант, А һәм Е витаминнары бар.
Фәнни тикшеренүләр кабак төшенең диабетка һәм яман шешкә каршы үзенчәлекләре булуын да раслый. Моннан тыш, аның составында булган триптофан йокыны нормальләштерүгә ярдәм итә.
Бу ризыкны ешрак ашагыз, ул күзләр өчен аеруча файдалы.
Ә менә ашказаны-эчәк авыруы белән проблемалары булган кешеләргә, бигрәк тә язва, колит һәм гастрит белән авырганда кабак төшен саклык белән кулланырга кирәк. Ул бик калорияле ризык, шуңа күрә артык гәүдә авырлыгы булган кешеләргә аны күп ашарга ярамый. Әлбәттә инде, тешнең эмален дә сакларга кирәк.

Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас