-4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
23 сентябрь , 06:35

Үз белдегең белән витаминнар эчәсеңме?

Бигрәк тә D витамины белән сак булырга кирәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Үз белдегең белән витаминнар эчәсеңме?Үз белдегең белән витаминнар эчәсеңме?
Үз белдегең белән витаминнар эчәсеңме?
Бу хакта Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының Красногорск клиник хастаханәсе табиб-терапевты Иван Еременко үзәк матбугат чараларына биргән интервьюсында сөйләгән. Аның сүзләренчә, витаминнарның артык булуыннан зыян алар җитмәүдән бер дә ким түгел.

"Витаминнарның артык булуы зыянсыз дигән фикер – ялгыш. Бу бигрәк тә A, D, E Һәм K витаминнарына кагыла: алар организмда тупланырга сәләтле, шуңа күрә югары дозаларны озак вакыт куллану белән токсик эффектлар куркынычы арта”, — дип аңлаткан Еременко.

Белгеч сүзләренчә, иң җитди куркынычны D витаминының артык булуы тудыра. Ул канда кальций дәрәҗәсен арттыра, ә бу күңел болгануга, йөрәк ритмы бозылуга китерә. Авыр очракларда бөерләр зыян күрә. А витаминының күп булуыда куркыныч: ул үзен баш авыртуы, тире үзгәрүе һәм бавыр зарарлануы белән сиздерә. Кайбер В төркеме витаминнарының артык зур дозалары да сәламәтлек өчен зыянлы.

“Бер үк вакытта бер үк компонентлы берничә комплекс кабул иткәндә, артык дозировка алу бик мөмкин”, — дигән табиб.
Шуңа да витаминнар курсын күрсәтмәләрсез, үз белдегең белән эчә башларга кирәкми. Витамин комплекслары тулы туклануны алмаштырмый һәм сезонлы инфекцияләрдән саклануны да гарантияләми, ә аларны контрольсез куллану организмга файда урынына күбрәк зыян китерергә мөмкин.
 
Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина