

Юридик практикада товарларны түләүгә кадәр куллану турында бертөрле генә фикер юк. Товарны сатып алучы аның өчен түләгәнме һәм аның кибет киштәсеннән алынганлыгын раслау мөмкинлеге сакланганмы икәнлеге төп шарт булып кала.
“Әгәр кибеттә азык-төлек кулланылса, ләкин этикетканы яки төргәкне саклап калсалар һәм кассада намус белән исәп-хисап ясасалар, монда хокук бозу составы юк”, - дип аңлаткан юрист Олеся Чернокова “Росиийская газета” басмасына.
Юрист фикеренчә, сатып алучының товарны түләүгә кадәр куллана башлау очрагы аның автомат рәвештә хокук бозуын аңлатмый. Мондый очракта ситуациянең шартлары һәм нәтиҗәдә кибеткә китерелгән зыян кайтарылганмы-юкмы икәнлеге мөһим.
Автор фотосы.