+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
24 Сентября , 06:35

Лимон белән бал ярдәмгә килә...

Көннәр суыту белән тамак авырта, ютәл башлана.

Добавить в предпочтительные источники Google
Лимон белән бал ярдәмгә килә...Лимон белән бал ярдәмгә килә...
Лимон белән бал ярдәмгә килә...
Ютәлләгәндә бер лимонны аз гына суга салып, талгын утта 10 минут чамасы пешерергә кирәк. Шуннан аны алып урталай ярырга да, суын сыгып, ике чәй кашыгы глицерин өстәп болгатырга һәм стакан тулганчы бал өстәргә.

Кан басымы югары булганда, бал белән яшелчә суы тәкъдим ителә. Мәсәлән, чөгендер, кишер, шалкан суын һәм балны бертигез күләмдә (берәр стакан) алып болгаталар. Ике-өч ай көненә өч тапкыр, ашардан бер сәгать алда, бер аш кашыгы эчәргә киңәш ителә. Катнашманы салкын урында сакларга кирәк.

Югары ачылыклы гастрит авыруында көненә өч тапкыр, ашардан 1,5–2 сәгать алда, бал ашарга. Аннан тыш, балны җылы суда эретеп, көненә 120–150шәр грамм эчәргә мөмкин. Дәвалау курсы — 1,5–2 ай. Балны җылы су белән катнаштырып эчү зарур, бу исә ашказаны мускулатурасының тонусын киметүгә һәм катнашманың яхшырак үзләштерелүенә булышлык итә.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова