0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
24 Сентября , 06:10

“Начар” холестеринны ничек киметергә?

Табиб җиде ризыкка игътибар итәргә куша.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Начар” холестеринны ничек киметергә?“Начар” холестеринны ничек киметергә?
“Начар” холестеринны ничек киметергә?
Табиб-кардиолог Олег Варфоломеев «начар» холестерин дәрәҗәсен киметергә ярдәм итүче җиде ризыкны атаган. Алар арасына табиб какао күләме 70 процент һәм аннан да күбрәк булган кара шоколадны да кертә. Аның сүзләре буенча, бу ризыкта антиоксидантлар һәм флавоноидлар бар, алар йөрәк сәламәтлегенә уңай йогынты ясарга мөмкин.

Варфоломеев аңлатканча, солы, арпа, коңгырт дөге һәм тулы бодай икмәгендә клетчатка һәм туклыклы матдәләр бар, алар шулай ук йөрәк сәламәтлеген сакларга ярдәм итә.

Шул ук вакытта табиб холестерин дәрәҗәсен киметү өчен майлардан тулысынча баш тартырга тырышуны хата, ди. Аның сүзләре буенча, барлык майлар да бер үк түгел. Аерым алганда, табиб билгеләп үткәнчә, лосось, скумбрия, сардина һәм форель кебек балыклар омега-3 май кислоталарының чыганагы булып тора. «Омега-3 триглицеридлар дәрәҗәсен һәм йөрәк авырулары куркынычын киметә», — дип ассызыклый эксперт.

Чикләвектәге майлар да йөрәккә файда китерә һәм холестерин дәрәҗәсен яхшырта ала. Ләкин табиб мондый ризыкларны чамасын белеп кулланырга киңәш итә. Шул ук вакытта «начар» холестерин дәрәҗәсен күтәрүче майлы итләрне фасоль, чечевица һәм башка кузаклылар белән алыштырырга киңәш итә.

Алма, әфлисун, виноград, бакча җиләге һәм җир җиләге кебек җиләк-җимешләр йөрәк сәламәтлеген саклаучы клетчаткага һәм антиоксидантларга бай. Ә яшелчәләр исә, эксперт билгеләп үткәнчә, холестеринны киметү өчен диетаның төп ризыклары булып тора, чөнки аларда күп күләмдә клетчатка һәм башка туклыклы матдәләр бар. Шул ук вакытта табиб менюга брокколи, кишер, шпинат һәм брюссель кәбестәсе кертергә киңәш итә.

Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова