+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
25 Сентября , 06:35

Сарымсакны кайчан утыртырга?

Мул уңыш алу өчен иң уңайлы көннәр билгеле.

Добавить в предпочтительные источники Google
Сарымсакны кайчан утыртырга?Сарымсакны кайчан утыртырга?
Сарымсакны кайчан утыртырга?

Сарымсак утыртуны тотрыклы салкыннар башланганчы 3 атна кала төгәлләргә кирәк. Безнең республика шартларында бу октябрь башларына туры килә.

Көзен сарымсак тамыр җибәреп өлгерергә, шул ук вакытта тишелеп чыкмаска тиеш. Утыртканда зуррак тырнаклар сайларга тырышыгыз, сарымсагыгыз бик эре булып үсәчәк.
Ай календаре буенча 3, 4, 7, 8, 12, 13, 17, 18, 22, 23, 27, 30, 31 октябрьдә сарымсак утырту өчен уңайлы көннәр санала.
Халык сынамышлары буенча, кошлар көньякка кузгалса, сарымсак утырту өчен яхшы вакыт җитә. Тагын бер сынамыш: өрәңге яфракларын койды икән, көзге сарымсакны утыртырга була.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова