+8 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
30 Сентября , 06:55

Чеметем генә чүпрә салыгыз...

Газлы суны башта тикшереп карагыз.

title
Чеметем генә чүпрә салыгыз...Чеметем генә чүпрә салыгыз...
Чеметем генә чүпрә салыгыз...
Тик бу тәмле суны эчкәндә беркем дә аның зыянлы яклары турында уйлап тормый. Ә шулай да газлы су сатып алганда бик игътибарлы булырга кирәк.

Башта аның төсенә күз салыгыз. Әгәр ул бик ачык, чагу төстә икән, димәк, анда синтетик буяулар кушылган.

Суның саклану вакытын (ул 3 айдан алып 6 айга кадәр булырга тиеш) һәм консервантлар булу-булмавын карагыз. Язуында Е338 — ортофосфор кислотасы һәм Е211 — натрий бензоаты булган суны эчәргә киңәш ителми.

Газлы суның консервантларсыз булу-булмавын тикшерү өчен аңа бер чәй калагы сода салып, кайнатып карарга кирәк. Мондый ысул белән яшел, сары яки коңгырт-сары төстәге суларны тикшереп була. Газлы эчемлек үз төсендә калса, димәк, ул химикатлардан гына тора. Әгәр куе коңгырт төс алса, сезгә чын газлы су эләккән.

Газлы эчемлектә консервантлар булуын тикшерүнең тагын бер ысулы: сулы шешәгә чеметем генә чүпрә салып, аның авызына шар кидерегез. Әгәр ул бераздан кабарып чыкмый икән, димәк, анда консервантлар кушылган.

Газлы эчемлекне бик еш эчәргә ярамый, ул сәламәтлеккә зыян китерә. Аны еш кулланучыларга ашказаны асты бизенең эшчәнлеге бозылу, бөергә ташлар утыру, шикәр диабеты барлыкка килү, организмда кальцийның азаюы, теш эмале какшау куркынычы яный.

Шулай да сирәк булса да газлы эчемлек сатып алсагыз, шешәдәге этикетканы укыгыз һәм составын өйрәнегез. Бигрәк тә балаларны сыйларга уйлаганда, сак булыгыз.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова