

Бакчада баланнарыгыз уңдымы, дуслар? Беренче салкыннардан соң алар аеруча тәмләнә. Кем генә балан бәлеше яратмый икән? Баланнан әзерләгән джем да искиткеч тәмле була. Тик моның өчен иренмәскә генә кирәк.
Баланны сабакларыннан тазарткач, юарга һәм сут чыгаргыч аша үткәрергә. Бер килограмм куе измәгә кило ярым шикәр комын икегә бүлеп салырга кирәк булачак. Башта тирән савытка измәне һәм 750 грамм чамасы шикәр комын салып, кайнатырга куябыз. Төбе көймәсен өчен әледән-әле бутап торырга кирәк. Измә кайнап чыгу белән калган шикәр комын кушабыз һәм сүндереп куябыз. Шулай ук, шикәре эреп беткәнче болгатабыз. Аннан коры банкаларга тутырып куярга да була.
Куе джемны икмәккә ягып ашарга, чәй эчкәндә кабып куярга бик тәмле, пирожки пешергәндә эчлек өчен дә бик шәп булачак ул.
Фото: bee-master.ru