Бу хакта “Газета.Ru" басмасына психолог Ольга Уманова сөйләгән. Белгеч сүзләренчә, бигрәк тә кемдер руль артында барганда конфликт куркыныч. Мондый мизгелләрдә машина йөртүченең игътибары, адекватлыгы һәм когнитив сәләте кискен кими.
"Автомобильдә ызгышу — көнкүреш проблемаларын ачыклау гына түгел, ә кеше гомерләренә җитди куркыныч янау. Руль артындагы кеше белән мөнәсәбәтләрне ачыклау – ул экстремаль йөкләнешне күптапкыр арттырган хроник стресс", - дип белдергән эксперт.
Уманова аңлатуынча, җәнҗал вакытында баш мие юлны күзәтүдән туктый, бөтен көчен үпкә яки ачуны эшкәртүгә сарыф итә. Нәтиҗәдә, алда тормозга баскан машинага реакция бик нык акрыная. Бу секундлар фаҗигадән качу өчен җитмәскә мөмкин.
Мондый вакытта машина йөртүченең күз каралары киңәя, ә игътибар фокусы тарая. Руль артындагы кеше юл читендәге җәяүлеләрне, велосипедчыларны яки сукыр зоналардагы автомобильләрне физик яктан күрми башлый.
Моннан тыш, ачулы яки кәефе киткән водитель тизлек һәм дистанциянең адекват бәясен югалта.
Автор фотосы.