+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
2 Октября , 06:45

Тозны дөрес сайлагыз!

Кышкылыкка кәбестә тозлаганда берничә киңәшне искә алыгыз.

Добавить в предпочтительные источники Google
Тозны дөрес сайлагыз!Тозны дөрес сайлагыз!
Тозны дөрес сайлагыз!
Шимбә-якшәмбе көннәре ял итү өчен генә түгел, кышкылыкка әзерләнү өчен дә уңайлы. Бакчада көзге эшләрне тәмамларга, кәбестәне кышкылыкка тозларга була. Җиңел генә рецепт тәкъдим итәбез.

Укроп белән

Укроп белән тозлаган кәбестә аеруча тәмле була. Көннәр коры чакта бакчада үскән хуш исле укропның орлыгын җыеп куярга кирәк. Кәбестә тозлау вакыты җиткәч, әзер укропны куллану бик уңайлы була.

Тозлау өчен 3 килограмм чамасы булган бер баш кәбестә, уртача зурлыктагы 3 кишер, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы коры укроп орлыгы кирәк булачак. Ваклап туралган кәбестәне уңайлы киң савытка салабыз һәм өстенә тоз сибәбез. Кышкылыкка тозлана торган кәбестәгә тозны да дөрес сайларга кирәк, аның өчен эре тоз (таш тоз) яхшы була. Вак яисә йодлы тоз ярамый.

Кәбестәне бутыйбыз һәм кул белән бераз уабыз. Вак кыргычтан чыгарылган кишерне һәм укропны кушып, тагын бутыйбыз. Өстенә авыр әйбер куеп, өч көн җылы бүлмәдә тотабыз. Бу вакыт эчендә газы чыксын өчен кәбестәне әледән-әле агач таяк белән тишкәләп торабыз. Шулай эшләмәсәң, кәбестәгә әче тәм керә. Өченче көнгә кәбестәне чиста, коры банкаларга тутырып, салкын урынга куябыз.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова