-1 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
5 Октября , 14:14

Сыр ашау зыянлы...

Ул җитди авыруларга китерергә мөмкин.

title
Сыр ашау зыянлы...Сыр ашау зыянлы...
Сыр ашау зыянлы...

Диетолог Джулия Зумпано сүзләренчә, сырны чамадан тыш куллану авырлык артуга, ә кайбер кешеләрдә сәламәтлек белән бәйле проблемаларга китерергә мөмкин.

Сыр файдалы матдәләргә бай ризык булса да, аның калориясе шактый югары. Шуңа күрә белгеч көненә 30–40 граммнан артык сыр ашамаска киңәш итә.

Югары кан басымы яки канда холестерин күләме арткан кешеләргә сыр куллануга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Сырның күп кенә сортларында тоз һәм хайван майлары күп була. Холестерин югары булган очракта белгеч атнага 80–100 граммнан артык сыр ашамаска киңәш итә.

Бөер авырулары һәм матдәләр алмашы бозылган кешеләргә дә сыр күләмен чикләү мөһим. Мондый очракта эремчек, моцарелла, швейцар сыры, пармезан һәм фета кебек төрләргә өстенлек бирергә мөмкин.

Белгечләр фикеренчә, сырдан тулысынча баш тарту кирәкми — иң мөһиме, аны чама белән куллану.

Автор:Ример Насретдинов