Бу салатны әзерләү өчен алдан яхшылап пешерелгән бер стакан нут борчагы, 200 грамм черри помидоры, ике яшел кыяр, сыр, салат яфраклары, өч тырнак сарымсак, кара борыч, кориандр, тоз һәм зәйтүн мае кирәк булачак.
Яшелчәләрне озынчалап турарга, салат яфракларын кул белән өзгәләргә. Аларны кушып, пешкән нутны өстибез. Салатка соус әзерләү өчен сарымсакны изәбез һәм май, тәмләткечләр белән кушып бутыйбыз. Соусны салатка табынга чыгарыр алдыннан гына сибәбез. Салатның өстен вакланган сыр белән бизибез.
Матур да, тәмле дә була!
Нут борчагы бик файдалы, ул А, С, Е, К витаминнарына, В төркеме витаминнарына, шулай ук фосфор, калий, кальций, тимер һәм магнийга бик бай. Файдалы салатны еш әзерләгез, дуслар.