+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
14 Октября , 16:27

Агачлар кышка әзерләнә

Кышкы салкыннар башланырга да күп калмады, һава температурасы да тотрыклы түгел. Бакчаларда агач-куаклар “җәйге күлмәк”ләрен акрынлап сала башлады. Димәк, аларга кышка әзерләнергә бакчачыларның да ярдәм итү вакыты җитте. Агач төпләрен органика белән җиңелчә туендырып, төпләрен йомшарткач, вак җимеш куакларына алныгыз.Җәйге уңыш күләме агач-куакларның ничек кышлавына да бәйле. Шуңа күрә, аларны салкын тиюдән һәм кимерүчеләрдән саклау чараларын бүгеннән күрергә кирәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Агачлар кышка әзерләнәАгачлар кышка әзерләнә
Агачлар кышка әзерләнә

Яфраклары коелып беткәч, мәсәлән, октябрь ахырына кадәр карлыган һәм крыжовник куакларының ботакларын кисәргә онытмагыз.

Кара карлыганның, гадәттә, куак эчендә төптән үсеп чыккан “хәлсез” ботакларын кисәләр. Аларның куакланып китүенә юл куярга ярамый. Һәр ел саен ныклы үсеш алган 3-4 яшь ботак, үсенте калдыру җитә. Шул ук вакытта уңыш бирүче көчле сабакларга зыян китерүдән сак булыгыз. Карлыганның яхшы уңыш бирү вакыты 7-8 елдан артмый. Алты елдан соң куак яшәртүне таләп итә. Һәр ел саен картайган 3-4 ботак җибәреп үскәннәрен кисеп алырга кирәк. Әлбәттә, аларны җир өсте белән тигезләп кисәләр.

Кызыл һәм ак карлыган ботакларын кисү тәртибе бер үк төрле диярлек. Яшь үсентеләрдә ел саен 1-2 бәбәк калдырырга киңәш ителә. Артыгы кирәкми. Әгәр куакны бәйләм рәвешендә үстерергә телисез икән, ел саен аның өчтән бер өлешен үзегез теләгән формага китереп кисеп алырга мөмкин. Куакның гөлләмә рәвешендә формалашкан ботакларында уңыш яхшырак була. Кара карлыганның картайган ботаклары төрле яшьтәге 20-25 үрентедән тора, ә кызыл һәм ак карлыганның зур ботакларындагы үрентеләр 15тән артмаска тиеш.

Крыжовникны яшәртәсегез килсә, куакта иң көчле 2-3 ботакны гына калдырырга кирәк. Аларның очларын бераз гына кисеп алыгыз, чөнки язга ботак, очлары туңып эрегәннән соң, төрле чир чыганагына әверелүе ихтимал.

Крыжовникның да 5-7 яшьтән арткан ботакларын кисеп алырга киңәш ителә. Кискәннән соң ботаклар үскәндә бер-берсенә комачауламаска тиеш. Шулай иткәндә, уңышны җыярга да уңайлырак булыр. Куактан җиргә бөгелгәннәрен дә кисеп алу яхшырак. Алар башка яшь үрентеләргә күтәрелергә комачаулый. Яшь үрентенең дә өчтән бер өлешен кисеп алыгыз.

Җиләк-җимеш агачларының бигрәк тә тамыр системасы салкынга тиз бирешүчән. Кар аз булган елны 15-20 градус салкында да аңа зыян килергә мөмкин. Шуңа күрә, агач төбенә кар өеп куярга кирәк. Кар — ул язгы дым запасы да дигән сүз.

Суыктан агачның кәүсәсен һәм зур ботакларының төбен сакларга киңәш ителә. Әгәр алар исән калса, өшегән очракта да, агач яңадан үсеп китә алачак.
Көн җылыткан вакытларда агачларга кимерүчеләр һөҗүм итә. Аларга юл калдырмас өчен, агач төбен әйләнә буйлап таптап тыгызларга кирәк. Яшь үсентеләрне кимерүчеләрдән иске капрон колготкилар “кидереп” тә саклап була.

Җимеш куаклары агачларга караганда салкынны яхшырак кичерә. Ләкин, мәсәлән, крыжовник кар белән каплауны таләп итә. Чөнки еш кына аңа суык зыян сала. Җир җиләге, виктория түтәлләре дә кар астында булса, яхшырак кышлый.

Кышын кошлар өчен махсус ашату урыннары ясап, көнбагыш, бодай, ит кисәкләре салсагыз, җәен бу кошлар сезгә корткычларга каршы көрәштә зур ярдәмче булачак.

Җимеш агачларын калын кар ятканчы тагын бер мәртәбә җентекләп карап чыгыгыз. Аларда пәрәвез белән буталган яфрак төргәкләре булырга мөмкин. Бу — язга чыгарга тиешле корткычларның оялары. Гадәттә, аларда 10-15ләп корт була. Төргәкләрне җыеп алып, яндырыгыз. Кипкән, черек җимеш калдыкларын да шулай юк итәргә кирәк.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев