─ Русия почтасының барлык бүлекчәләрендә махсус хәрби операция зонасына чакырылган хәрбиләргә посылкаларны бушлай җибәрергә мөмкин. Җибәрүләр саны буенча чикләүләр юк, әмма һәр посылканың авырлыгы ун килограммнан артмаска тиеш.
Посылка тышына алучының исем-фамилиясен, гаскәри частьның номерын һәм адресын язарга кирәк.
Җибәрү тәртибе: почта бүлекчәсенә посылканы ачык килеш алып килергә; салынган әйберләрнең исемлеген ике нөсхәдә әзерләргә – предметларны һәм аларның санын язарга (бәясе кирәкми). Исемлекнең бер нөсхәсен посылка эченә салырга, икенчесен үзең белән калдырырга. Оператор посылкада булганнарны язу белән чагыштыра һәм җибәрүне хезмәт скотчы белән мөһерли.
Алкоголь, аккумуляторлар, пауэрбанклар, литий батарейкалар, гильзалар, дары (шул исәптән металл савытларда яки шешәләрдә), визуаль рәвештә идентификацияләргә ярамаган әйберләр (мәсәлән, маркировкаланмаган савытлар), Русия почтасы сайтындагы исемлектән башка тыелган әйберләр җибәрергә ярамый.
Чикләүләр: дарулар – бер посылкада уннан артык төргәк булмаска тиеш, сыеклыклар – ике литрдан артык түгел.