

Кәбестәне яшелчә саклау урынында, подвалда яки базда рәт-рәт итеп, ике-өч кат тезеп куеп яисә элгечкә, кадакка элеп саклыйлар. Шулай ук тактадан ясалган, киңлеге 1 метр, биеклеге 0,5–0,6 метр булган тартмаларга кәбестә башларын пирамида рәвешендә тезәргә мөмкин.
Калын кәгазьгә төрелгән кәбестә башлары подвалда кыш буе яхшы саклана. Әмма моның өчен соң өлгерә торган сортларны гына сайларга кирәк.
Кәбестә озак саклансын дисәгез, иң тыгыз, тулысынча өлгергән һәм бозылмаган башларны сайлап алыгыз. Күчәнен якынча 3 сантиметр калдырып кисәргә киңәш ителә.
Кәбестәне температура 0–1 градус, һаваның чагыштырмача дымлылыгы 90–95 процент булган урында саклыйлар.
Автор фотосы.