Бу хакта гастроэнтеролог Дарья Липовая “Газете.Ru" басмасына сөйләгән. Белгеч искәртүенчә, шикәрсез дигән тамгалы ризыкларга гадәттә балландыргычлар өстиләр. Мондый өстәмәләр ашказаны-эчәк трактына йогынты ясый. Кешедә диарея, эч кабару, ашказанында авырлык тойгысы һәм башка симптомнар барлыкка килергә мөмкин.
Мондый реакцияне ешрак шикәр спиртлары — сорбит, ксилит һәм мальтит китереп чыгара. Бу матдәләр тулысынча эшкәртелми, суны эчәклеккә тарта һәм эч кабару, газлар җыелу һәм диарея китереп чыгара. Стевия белән сукралоза да уңайсызлык тудырырга сәләтле. Эритрит гадәттә җиңелрәк кичерелә, ләкин барысына да туры килми.
Бер тапкыр гына ашаганнан зыяны үзен сиздермәчәк. Мондый ризык рационда даими һәм татлыга алмаш буларак кабул ителә башлагач барлыкка килә.
Табиб идеаль балландыргыч эзләүдән түгел, ә яшерен шикәрне кыскартудан башларга киңәш итте. Беренче чиратта бу соусларга, әзер иртәнге ашларга, йогуртларга һәм эчемлекләргә кагыла.
Фото: ЯИ