

"Башкорт хуҗабикәсе" буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхлисламова үз йортының интерьерын яңартырга булган һәи Айзилә исемле дизайнерны чакырган, ул башка танылган блогерга - Дамир Илһамычка йортының дизайн-проектын эшләгән.
- Дамир Илһамычныкы кебек ясарбыз, - ди Миләүшә.
Әмма дизайнер бу бурыч белән килешмәгән.:
- Юк, Сезнең йортыгыз бик матур, уңайлы, без бары тик яңача акцентлар куябыз, нәрсәнедер декорациялибез. Йорт та яңа буяулар белән уйный башлаячак.
Ул кухнядагы буш стенада диван өстендә стеллаж ясарга тәкъдим итә, аңа сувенирлар, матур вазалар, фотосурәтләр куярга мөмкин. Моннан тыш, идән көзгесенең бизәлешен үзгәртергә һәм кухнядагы өстәл өстенә зур люстра элеп куярга. Люстра үсемлек орнаменты белән, бөтен стенаны фреска белән тулыландырылачак. Кунаклар өстәл янына җыелып мәтрүшкәле чәй эчкәндә, люстрадан сибелгән сары яктылык җылы дуслык атмосферасы тудырачак.
Миләүшә Айзилә белән килешә.
- Шулай булгач, мин дә бераз дизайнер! Авыл дизайнеры, - дип шаярта ул.
Фото: видеодан скриншот.