+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
27 февраль 2021, 20:40

Аерылышканны белми дә калдым...

— Миңа әйтми генә ирем 8 ел элек аерылышып куйган. Мин бу хакта очраклы гына белдем. Мондый хәлнең булуы мөмкинмени?

— Миңа әйтми генә ирем 8 ел элек аерылышып куйган. Мин бу хакта очраклы гына белдем. Мондый хәлнең булуы мөмкинмени?
Лилия АКБИРОВА.


— Никахны аерылышу турында уртак гариза биргәндә суд яисә ЗАГС аша таркатырга мөмкин. Күрәсең, ЗАГС аша ирегез никахны сезнең ризалыктан башка тарката алмаган. Әгәр аерылышуга судка гариза бирелгән булса, сезне повестка буенча чакыртырга тиешләр. Шул ук вакытта суд икегезгә дә килешү өчен вакыт бирергә тиеш (1дән 3 айга кадәр).
Гомум кагыйдә буенча, якларның берсе судка ким дигәндә 3 тапкыр килмәсә (заказлы хат белән тиешенчә хәбәр ителгән очракта), суд никахны өзәргә мөмкин. Ягъни икенче якка тиешле хәбәр ителмәгән килеш хәтта суд буенча да никахны таркатырга ярамый. Моннан тыш, мондый аерылышуның факты турында (суд буенча) барыбер ЗАГСка гариза бирергә кирәк.
Сезнең очракта ЗАГСка мөрәҗәгать итәргә һәм никахыгыз гамәлдәме-юкмы икәнлеген ачыкларга кирәк. Бәлки, ирегез сезне алдыйдыр.
Ирегезнең аерылышу турында суд хәбәрен сездән яшерүе ачыкланса, сез суд карарына шикаять бирү срокларын тергезү турында гариза бирергә һәм судның аерылышу турындагы карарына (законсыз чыгарылган карар буларак) шикаять бирергә хокуклы.


Читайте нас: