+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
14 октябрь 2020, 14:20

Аяклар нигә өши?

Табиб моның кайбер авырулар билгесе булуын билгели.

Табиб моның кайбер авырулар билгесе булуын билгели.

Салкын аяклар кайбер авырулар булуы турында белдерә, ди табиб-невролог Ирина Ляскина. Аның сүзләренә караганда, аякларның түбән температурасы салкынга бәйле булмаса, тикшерү узарга кирәк.

Әйтик, табиб, салкын аяклар Рейно (аяк тукымаларының туклануы бозылу), полинейропатия (периферик нервлар какшау) авырулары, аерым алганда — шикәр чире, алкогольне артык куллану, авыр металлар белән хроник интоксикация симптомнары булырга мөмкин, дип билгеләп үтте. Шулай ук, салкын аяклар бавыр яисә бөер авыруы булуы турында искәртергә мөмкин.

Әлеге авыруларга юл куймас өчен табиб туклануны күзәтеп торырга: рационга аксым, кош ите, кузаклылар, яшелчә һәм җиләк-җимеш кертергә киңәш итә.



Фото: volg.mk.ru
Читайте нас: