+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
15 октябрь 2020, 11:45

Бәрәңгене шулай кыздырып карагыз!

Бик тәмле рецепт тәкъдим итәбез!

Бик тәмле рецепт тәкъдим итәбез!

Безнең халыкның иң яраткан ашы — бәрәңге, дисәк, һич арттыру булмас. Аннан нинди генә аш-су әзерләмибез без. Ә суган белән бәрәңге кыздырып алу — һәр гаиләдә гадәти күренеш.

Бүген әлеге яшелчәне кыздыруның янә бер рецептын тәкъдим итәбез. Сез дә шулай эшләп карагыз әле, бик тәмле килеп чыга.

Бәрәңгене чистартып, гадәттәгечә ваклыйбыз. Аннары майлы эссе табада кыздырабыз. (Тоз салмагыз!). Аның өстенә туралган суган һәм нәзек кенә итеп вакланган кәбестә салыгыз. Әзер булганчы бутап торырга кирәк.

Тозны әзер булыр алдыннан гына салыгыз.

Телеңне йотарлык булачак!



Фото:ok.ru
Читайте нас: