Үзегез әзерләгән төнәтмә ярдәмгә килер.
Быел безнең төбәктә эссе көннәр майда ук башланды. Кояшның җылы нурларында җимеш агачлары, җиләк куаклары, яфракларын киң җәеп, тамырларын тирән җибәреп, иркенләп үсә башлады. Шул ук вакытта чүп үләннәре дә котырып үсә, бакча корткычлары җиләк-җимешләргә, яшелчәләргә зыян китерә. Ничек кенә булмасын, үсентеләрне бакчага чыгарып утыртып, бераз тын алырга уйлаган бакчачыларга һич ял итәргә вакыт юк. Хәзер һичкичекмәстән зарарлы бөҗәкләр, корткычлар белән көрәшергә кирәк.
Тәҗрибәле бакчачылар корткычларга каршы үсемлек төнәтмәләрен уңышлы куллана. Тик мондый эшләрне иртән кояш кыздыра башлаганчы, яки кичтән башкарырга кирәк. Мәсәлән, тәмәке төнәтмәсен сут имүче бетләргә, бөрчәләргә һәм башка кортларга каршы сибәргә була. Эсседә кәбестәләрне сырган кара бөрчәләрне нәкъ менә көл һәм тәмәке төнәтмәсе куркыта да инде. Төнәтмәне ясаганда бераз ачы сабын кушып җибәрергә онытмагыз.
Теплицада үскән помидорларның артык сабакларын, куерган яфракларын өзеп ташлар вакыт җиттеме? Ләкин шул яфрак-сабакларны ташларга ашыкмагыз, аны да файдалы итеп кулланырга тырышыгыз. Помидор, бәрәңге сабакларыннан ясалган төнәтмә талпаннарга, кәбестә күбәләгенә каршы көрәшү өчен бик ярап куя. Кырмыска оялаган урыннарга, алар йөргән юлларга помидор сабаклары салып чыгарга кирәк. Бакчадагы җимеш агачларын яхшылап тикшереп чыгыгыз, агач, куак кәүсәләрендә кырмыскалар йөгерешсә, тиздән аларда яшел, кара бетләр барлыкка киләчәк. Корткычларга каршы көрәшү өчен чыгарылган “яшел сабын” белән ботак очларына сырган бетләрне юып төшерергә була.
Бакчадагы чәчәкләрне, бигрәк тә роза чәчәкләрен көн дә иртән карап, тикшереп чыгу яхшырак. Аларга күпчелек очракта яшел бетләр ияләшә. Башлангыч вакытында аларны бетерү күпкә җиңелрәк. Андый бетләргә, талпаннарга каршы сарымсак, суган төнәтмәсе сибү дә уңышлы була.