+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
24 Май 2021, 16:40

Баланнар чәчәк аткач...

Халыкта чынлыкка туры килгән бик дөрес сынамыш яшәп килә.

Халыкта чынлыкка туры килгән бик дөрес сынамыш яшәп килә.

Быел яз җәйне дә уздырып җибәрде. Язның соңгы ае җәйге челләдән дә эссерәк.

Майның беренче көннәрендә үк чия, слива, груша агачлары ап-ак чәчәккә төренде. Гаҗәп хәл: балан да үз вакытыннан иртәрәк чәчәк ата башлады.

Күп кенә бакчачылар, тәрәзә төбендә утырган үсентеләрне өстен капламыйча гына тышка чыгарып утыртырга ярыймы икән, дип баш вата. Халыкта элек-электән “язын балан чәчәк атса, кыраулар булмый” дигән сынамыш яшәп килә. Бакчачылар да бу сынамыш белән килешә. Баланның беренче чәчәкләре күренү белән помидор, татлы борыч, баклажан үсентеләрен ачык түтәлгә чыгарып утыртырга була. Бу инде башкача салкыннар булмаячак, кырау төшмәячәк дигәнне аңлата.

Фото: postila.ru
Читайте нас: