+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
18 гыйнвар 2021, 12:05

Чәчләрегез шаккатарлык булсын, дисәгез...

Чәчләр күз явын алып торырлык соклангыч булсын өчен әллә нинди кыйммәтле косметик чаралар сатып алырга кирәкми дә. Аны өй шартларында да җиңел эшләп була.

Чәчләр күз явын алып торырлык соклангыч булсын өчен әллә нинди кыйммәтле косметик чаралар сатып алырга кирәкми дә. Аны өй шартларында да җиңел эшләп була.
Өч өлеш кайнар суга бер өлеш горчица порошогы һәм бер өлеш зәйтүн яки үсемлек мае салыгыз. Катнашмага бер йомырка сарысы, бер аш кашыгы шикәр комы кушып болгатыгыз. Масканы чәч төпләренә сылап, башны сөлге белән чорнап куеп, ярты сәгать тотыгыз.
Чәчләрегез ялтырап һәм күпереп торсын дисәгез, өч аш кашыгы кайнар суга бер аш кашыгы желатин салып, яхшылап болгатыгыз да суытырга куегыз. Желатины бүртеп чыккач, аңа бер чәй калагы шампунь салыгыз. Чәчкә сылап, ярты сәгать тоткач, юып төшерегез.
Фото: Яндекс.Дзен
Читайте нас: