+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
30 ноябрь 2020, 13:10

Чәй кайчан агуга әйләнә?

Табиб-диетолог чәйнең зыянлы яклары турында кисәтә.

Табиб-диетолог чәйнең зыянлы яклары турында кисәтә.

Белгеч сүзләренә караганда, Кытай галимнәре пешергәннән соң 15 минут үтүгә чәйдә органик катнашмалардан элпә барлыкка килә башлавын раслаган. Алар зарарлы матдәләр бүлеп чыгаруга сәләтле. Мондый эчемлекне куллану сәламәтлек өчен зарарлы. Белгеч фикерен “Комсомольская правда” басмасы китерә.

“Әгәр чәй шикәрле булса, бу процесс тагын да тизрәк бара”, — ди белгеч. Ә төн буе торган чәйне бөтенләй эчәргә ярамый. Елена Соломатина, кичәге чәй эчәклек эшчәнлеген бозарга мөмкин, ә иң мөһиме - бу очракта бавыр һәм йөрәк зыян күрәчәк, дип ассызыклый.

Аны кабат кайнату да андагы гөмбәчекләрне юк итмәячәк. Шуңа күрә диетолог яңа пешерелгән чәйне генә эчәргә киңәш итә.

Фото: pixabay.com
Читайте нас: