+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
18 март 2021, 16:34

Духовканы ничек чистартырга?

Шул рәвешле табаларны да чистартырга мөмкин.

Духовканы җиңел генә чистарту юлы бар. Моның өчен кыйммәт чистарту чаралары сатып алу да кирәкми.
Кирәк булачак:
- хуҗалык сабыны, кисәкнең якынча 1/5 өлеше;
- аш-су содасы;
- аш серкәсе.
Сабынны кыргычтан үткәрегез. 1 стакан җылы суга бер аш кашыгы аш серкәсе һәм 2 чәй калагы сода салыгыз.
Шушы катнашманы кыргычтан уылган сабын өстенә салыгыз да болгатыгыз.

Килеп чыккан катнашманы духовканың эченә, ишекләренә сөртегез һәм 2-3 сәгатькә калдырыгыз. Аннары моны губка белән генә дә юып алып булачак.

Шул рәвешле шашлык өчен булган сетканы, табаларны да чистартырга мөмкин.
Фото: sdelaysam-svoimirukami.ru
Читайте нас: