+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
16 декабрь 2020, 13:50

Гөл туфрагы нигә агара?

Моның берничә сәбәбе бар. Гөлләрегез матур, сәламәт булсын, дисәгез, хаталарны төзәтергә кирәк.

Гөл үстерергә яратучылар еш кына мондый проблема белән очраша.

Сәбәпләре берничә төрле булырга мөмкин. Әйтик, артык күп су сибүдән гөл төбенә минераль матдәләр, тозлар шулай утыра. Дымлы туфракта гөмбәчекләр дә тиз үрчи. Мондый туфрак агарып кына калмый, әчи, бозыла.

Су каты яисә хлорлы булган очракта да туфрак агара. Ашлама артык күп салганда, суны сирәк сипкәндә, өйдә дымлылык аз булганда, шулай ук, гөлнең чүлмәге зур булганда да туфрак өслегендә тозлар утыра.

Гөлне икенче савытка күчергәндә элеккесеннән 2-3 сантиметрга киңрәк, 4 сантиметрга тирәнрәк чүлмәк алырга кирәк.

Фото:megaogorod.com
Читайте нас: