+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
14 март 2021, 09:32

Гөлсиринчә пешереп карыйбызмы?

Бу көннәрдә күп кенә гаиләләрдә табикмәк, коймак белән сыйланалар - "Масленница"! Бәйрәме безнеке булмаса да, табикмәге үзебезнеке бит, әйдәгез аны Рәшит Ваһапов фестивале йолдызы Гөлсирин Абдуллинача пешереп карыйк.

Бу көннәрдә күп кенә гаиләләрдә табикмәк, коймак белән сыйланалар - "Масленница"! Бәйрәме безнеке булмаса да, табикмәге үзебезнеке бит, әйдәгез аны Рәшит Ваһапов фестивале йолдызы Гөлсирин Абдуллинача пешереп карыйк.

Гөлсирин Абдуллина яратып пешерә торган ”челтәрле” коймаклар өчен 1,5 стакан он, 3 йомырка, 250 миллилитр кайнаган су, 2 стаканга якын кефир, 1 аш кашыгы шикәр, ¼ чәй калагы тоз, бер чеметем генә (1/3 чәй калагы) сода, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 50 грамм атланмай кирәк булачак.

Онны зур савытка салырга, шикәр, тоз, сода өстәп, барысын бергә болгатырга. Кефирны йомырка белән аерым савытта тугларга, бераз күпертергә кирәк. ⠀ Аннан соң аларны онлы массага бушатырга, миксер белән яхшылап болгатырга.

Бер стакан кайнар су һәм үсемлек мае да өстәргә. Соңрак барысын да болгатып, куе булмаган камыр әзерлибез.

⠀ Табаны майлыйбыз һәм коймакларны кыздыра башлыйбыз. Камырны юка итеп салырга тырышыгыз. Беренче коймакны пешергәндә майларга кирәк, калганнарын коры табада гына. Юка, авызда эри торган тәмле һәм челтәрле коймаклар әзер!

Бу хата Гөлсирин Рәшит Ваһапов фестивале сайтында яза. Менә нинди уңган кыз!

Фото: matbugat.ru


Читайте нас: