+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 Май 2021, 18:25

Хуш исле аш тәмләткеч үләннәр үстерәсезме?

Аларны бүгеннән чәчеп куярга була.

Аларны бүгеннән чәчеп куярга була.

Һәр хуҗабикәнең аш бүлмәсендә төрле аш тәмләткечләр бардыр, мөгаен. Ә менә шул аш тәмләткеч үсемлекләрне үз бакчаңда үстерүе тагын да күңеллерәк. Беренчедән, алар тирә-якка хуш ис тарата, икенчедән бакчага матурлык өсти. Алар өчен әллә ни күп урын да кирәкми, кечкенә түтәл дә җитә. Рәйхан (базилик), бәбрия (розмарин), майоран, чабыр үләне (тимьян, яки чабрец), иссез әрем (эстрагон), бөтнек (мята), мелисса, иссоп, мәтрүшкә кебек шифалы үләннәрнең орлыкларын турыга түтәлгә чәчеп тә, үсентеләр белән дә үстерергә мөмкин. Көннәр җылынгач, үсентеләрне түтәлгә чыгарып утыртсаң, иртә яздан көзгә кадәр яшел аш тәмләткечләр һәм дару үләннәре бакчаңда гөрләп үсә.
Кинза (кориандр), укроп, петрушка, базилик, яшел салат — берьеллык үсемлекләр. Кинза — баллы, эфир майлы үлән. Аның яшь бәбәкләрен аш тәмләткеч итеп, ә җимешләрен икмәк пешергәндә кулланалар.
Майоран итле ризыкларны тәмләтер өчен дә, эссе көндә чәй кебек томалап пешереп эчәргә дә бик тәмле үлән. Аның чәчәк атканчы киселгән яшел өлеше аш тәмләткеч буларак кулланыла. Кулинариядә майоранны ит фаршына кушалар. Бу үсемлекнең киптерелгән онын төрле ашларга, кыздырылган иткә, гөмбәгә, соусларга сибәләр.
Иссез әрем (эстрагон) бик матур һәм файдалы үлән. Аның төнәтмәсе кан тамырларын ныгыта. Эстрагонның яшь бәбәкләрен салатка кушалар һәм аш тәмләткеч итеп тә кулланалар. Аның яфраклары итле, балыклы, кош итеннән, йомыркадан әзерләнгән ризыклар өчен бик яхшы тәмләткеч. Шулай ук хуҗабикәләр бу үлән яфракларын кыяр, помидор тозлаганда да кулланалар.
Чабыр үләне (тимьян, чабрец) — дару үләне буларак киң кулланыла. Нерв системасы какшаганда, салкын тигәндә, ашказан авырулары булганда бу үләннең файдасы тия. Ит ризыкларын әзерләгәндә лимонлы яисә бакча чабыр үләне яфракларын кулланалар.
Бәбрия (розмарин) бик матур яфраклы дару үләне. Ул бик яхшы антиоксидант, нервыны тынычландыра, тамырларны киңәйтә, кан басымын күтәрә, авырудан соң кешегә хәл кертә. Аның мае парфюмериядә кулланыла. Әгәр идән юа торган суга бер-ике тамчы гына розмарин мае тамызсаң, өйгә искиткеч хуш ис тарала.
Бәбриянең яфракларын һәм чәчәк атучы бәбәкләрнең очларын аш тәмләткеч буларак кулланалар. Кулинариядә аны зәйтүн маена да кушалар, бәрән ите, бәрәңге, икенче ашлар пешергәндә аннан да хуш исле тәмләткечне таба алмассыз.

Фото: semena-zakaz.ru
Читайте нас: