+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 февраль 2021, 18:35

Ысланган балык тәмле дә соң...

Ләкин аның сәламәтлеккә җитди зыян китерүе мөмкин.

Ләкин аның сәламәтлеккә җитди зыян китерүе мөмкин.

Ысланган, какланган һәм киптерелгән балык сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Бу хакта «Роспотребнадзор» үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының CMD молекуляр диагностика үзәге белгече Михаил Лебедев белдерә.

Эксперт ассызыклавынча, Русия балыгында табигый чыганаклы паразит суалчаннар булырга мөмкин. Описторхоз авыруын да шул суалчаннар китереп чыгара. Авыру үт куыгына, ашказаны асты бизенә, шулай ук бавырга һәм башка органнарга зыян сала. Описторхозны дәваларга була, әмма бу катлаулы һәм озак процесс булачак.
Лебедев сүзләренчә, балыкны каклау, яки киптерү алдыннан һичшиксез туңдырырга кирәк. Аның технологиясе катлаулы түгел. Температура түбәнрәк булган саен, вакыт азрак таләп ителә. Мәсәлән, 27 градус салкында балыкны 12 сәгатькә якын тоту мөһим.

Балыктан агуланмас һәм зыян күрмәс өчен бу өлкәдә махсуслашкан предприятиеләрдә әзерләнгән балык сатып алырга кирәк. Билгеле булуынча, ысланган балыкны өйдә дә, эре предприятиеләрдә дә әзерлиләр. Ыслау кайнар һәм салкын төрдә була. Эксперт билгеләп үткәнчә, салкын ыслау вакытында зарарлы микроорганизмнар термик эшкәрткәндә дә исән калырга мөмкин. Ә менә кайнар ысул белән ысланган балыкта паразитлар юк. Тик шуны истә тотарга кирәк: ыслаган вакытта балыкка агулы химик кушылмалар эләгергә мөмкин.

Фото: artfile.ru
Читайте нас: