+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 март 2021, 20:50

Күзләрегез начар күрәме?

Шушы җиңел генә киңәшне истә тотыгыз.

Шушы җиңел генә киңәшне истә тотыгыз.
Хәзер инде яшьләрнең дә күбесе күзлек кия. Моңа гаҗәпләнәсе юк, көннәр буе телефон, компьютер артында утыру күзләргә зур зыян китерә. Кызганычка каршы, табибка баргач кына без аларның сәламәтлеге турында җитди уйлана башлыйбыз.
Бу тәмле һәм шифалы дару сезгә картайганчы күзләрегезнең сәламәтлеген сакларга ярдәм итәр. 100 грамм күрәгә өстенә капланырлык итеп кенә яңа кайнап чыккан суны салыгыз да, 1 сәгать дәвамында төнәтегез. Аннары күрәгәне ваклап турап, шуңа вак итеп уылган кишер һәм 1 аш кашыгы шикәр оны салып, яхшылап болгатыгыз. Бу – бер көнлек микъдар.
Әлеге тәмле дә, шифалы да катнашма белән елына ике тапкыр берәр ай дәвамында сыйланыгыз. Сәламәтлегегезне саклагыз.
Фото: krjuchkom.com
Читайте нас: