+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
28 гыйнвар 2021, 14:31

Кунаклар капка алдында, ни пешереп алырга?!

Алар ишекне ача, ә мичкә керә "Ачма".

Алар ишекне ача, ә мичкә керә "Ачма".
Ачма пешерү өчен 200 грамм дүртпөчмаклы юка ләвәш, 200 грамм сыр (сулугуни булса яхшы), 100 миллилитр сөт, 1 йомырка, 50-70 грамм сары май, 1 чеметем әнис орлыгы алына.
Ләвәшнең өстенә сөт сөртеп, 2-3 минут йомшартып алабыз. Аның өстенә угычтан үткәрелгән сыр җәябез һәм рулет рәвешендә төрәбез.
Табага сары май сылыйбыз һәм рулетны түгәрәкләп, спираль рәвешендә салабыз. Өстен күпергәнче тугланган йомырка белән сылап, сары май шакмаклары тезәбез.
Әлеге ризыкны 180 градуска кадәр кызган мичтә өсте кызарганчы пешерергә кирәк. Табынга чәй белән дә, соус яисә салат белән дә чыгарырга була.
Хуш килдегез, кунаклар!
Фото: "ВКонтакте"
Читайте нас: