+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
25 Май 2021, 10:45

Лимон кабыгын ташламагыз!

Лимонның кабыгын ташларга ашыкмагыз.

Лимонның кабыгын ташларга ашыкмагыз.

Лимонның витаминнарга бай икәнлеген барыбыз да белә. Алар арасында фолий һәм аскорбин кислоталары, пантотен кислотасы, Д витамины, токоферол, тиамин, ретинол, пиридоксин, рибофлавин, РР витаминнарын әйтеп узарга кирәк.
Лимон микроэлементларыннан бор, тимер, бакыр, молибден, цинк, фтор, марганец аеруча зур кыйммәткә ия.

Ә менә аның кабыгы да файдага ярап куйганлыкны белә идегезме? Лимон кабыгы - микродулкынлы мичтәге начар исне бетерү өчен менә дигән ысул. Моның өчен берничә лимон кабыгын мичкә куеп, пешереп алырга кирәк. 5 минут чамасы пешерсәгез, шул вакыт җитә.
Киңәшебез шул - лимонның кабыгын ташларга ашыкмагыз!

Фото: sibmylo.ru
Читайте нас: